Хәвеф-хәтәр
4 апрель 2023, 17:06

Балта белән имгәткән баланы Уфага алып килгәннәр

Хәле начарланды микәнни?

БР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.БР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.
Фото:БР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.

Стәрлебаш районында үткән атнада фаҗига булуын язган идек. 27 яшьлек ир хатынының 12 яшьлек энесенә ул  мунча кергәндә балта белән һөҗүм иткән.

Бүген, 4 апрельдә, санитар авиация аны Республика балалар клиник дәваханәсенә алып килде. Бу хакта төбәкнең сәлмәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте.

“Республика балалар клиник дәваханәсе табиблары баланың гомере өчен көрәшүне дәвам итә. Бүген мин малайны барып күрдем, коллегалар белән дәвалауның арытаба тактикасын өйрәндек. Табиблар алдан фаразларга яратмый, шулай да, күпләр бу пациент өчен чын күңелдән кайгырганны белеп, аның гомерен саклап калуга өмет бар дип әйтә алам”, – дигән министр үзенең Телеграм-каналында.

Министр сүзләренчә, ниләр генә күрмәгән табиблар да үсмер пациентны китергәннән соң шок хәлендә калган диярлек. Баланы үзәк район хастаханәсенә бик авыр хәлдә китергәннәр. Аның тәнендә күпсанлы киселгән-чабылган, изелгән яралар булган. Бала 40 проценттан артык канын югалткан. Дәваханә табиблары малайны кабул итү белән беренче ярдәм күрсәтә һәм балалар санавиациясенә чакыру җибәрәләр.  

Уфадан Стәрлебашка кичекмәстән мультидисциплинар бригада оча. Бригада составында реаниматолог, травматолог һәм кан тамырлары хирургы булган. Алар төн буена операция ясый. Сөяк калдыкларын алып ташлый, сөяк фрагментларын махсус энәләр белән фиксацияли, яраларны тегә һәм дренажлар урнаштыра. Бала тәүлек әйләнәсенә табиб-анестезиолог-реаниматолог  күзәтүе астында була. Бүген коллегалар яшь пациентны эвакуацияләү мөмкинлеге турында карар кабул итте. 14.30 сәгатьтә вертолет Уфада иде. Пациент әле булса реанимациядә ИВЛ аппараты астында”, – дип сөйләде Айрат Рәхмәтуллин баланың хәле турында. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас