

Стәрлебаш районында кичә, 2 апрельдә, балигъ булмаган баланы үтерә язганнар. Мунчада 27 яшьлек ир юынырга дип киткән 12 яшьлек малаййга балта белән һөҗүм иткән. Яшь ир баланы бик каты имгәткән.
“Баланы авыр хәлдә куллары һәм аяклары җәрәхәтләре белән район дәваханәсенә илткәннәр. Урындлагы табибларга ярдәмгә Уфадан Республика балалар клиник дәваханәсеннән травматолог, реаниматолог һәм кан тамырлары хирургы килгәннәр.
Малайны 2011 6 айлык чагында елда тәрбиягә алганнар. Гаилә исәптә-фәлән тормый, уңай бәяләнә. Баланы 49 яшьлек әнисе һәм 49 яшьлек үги әтисе тәрбияли. Йортта алар белән бергәхатынның 22 яшьлек кызы һәм аның 27 яшьлек ире дә яши. Нәкъ ул балага һөҗүм иткән дә инде. Яшьләр ике ел элек никахлашкан, ир дә, хатын да икенче төркем инвалидлар. Үтерүдә шикләнелгән яшь ир психиатрда исәптә тора, беркайда да эшләми. Моңа кадәр хөкем ителмәгән. Ир еш кына балага каты бәрелгән, аңа гел бәйләнгән.
Киә кич йортта картәни кеше дә булган, ул гаиләгә күрше авылдан кунакка килгән, баланың мәктәптә сакчы булып эшләүче үги әтисе ул кичне дежурда булган.
“Бала реанимациядә. Табиблар аның хәлен бик авыр дип.бәяли. Республика клиник дәваханәсе табиблары бүген иртәнге 8.00 сәгатьтә генә кайтып киттеләр. Алар төне буена операция ясадылар”, – диләр Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Стәрлетамак районара суды 27 яшьлек иргә карата “кече яшьтәгене үтерергә омтылу” маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Шикләнелүче яшь ир хатынының 12 яшьлек энесе белән еш кына сүзгә килеп, аны күралмый башлаган. Бала мунчада чакта аның кул-аякларына ничәмә тапкыр балта белән суккач, яшь ир үз-үзенә кул салмакчы булган, әмма туганнары аңа комачаулап өлгергән. Җинаять урыныннан качкан ир, һушын югалтып, егылган. Узгынчылар аны машинага утыртып дәваханәгә илткән.
Анда хокук сакчылары ирне тоткарлаган да инде. Тикшерү эшләре, суд экспертизалары комплекслары билгеләнгән, шаһитлардан сорау алу оештырылган, диләр төбәктәге Тикшерү комитеты идарәсендә.
Чыганак: bashinform.ru