Хәвеф-хәтәр
28 февраль 2023, 16:13

Атларның башларына атканнар

Былтыр декабрьдә Казнаташ авылы фермасында мал караучы 14 атның юкка чыгуын абайлаган. 

БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.

Былтыр Нуриман районында 14 баш атны урлаулары турында язган идек. Соңрак атларны күрше Иглин районында тапканнар. Барысын да башларына атып үтергәннәр: алтысын  иткә бүлгәләгәннәр, калган сигезен өлгермәгәннәр. Оешмага салынган зыян  3 миллион сум тәшкил иткән.

Бурларны   БР буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаять эзләве идарәсе хезмәткәрләре эзли башлый.  Күп тә үтми каракларны тоткарлыйлар. Аларның  икесе  – Чиләбе өлкәсеннән, өчесе Иглин районында туып-үскән. Тоткарланучылар сүзләренчә, алар  атларны урлап, барысын да чалып,  ит түшкәләрен  сатмакчы булганнар, әмма өлгермәгәннәр. Шикләнүчеләргә карата “караклык” маддәсе буенча җинаять эше ачканнар. Икесен сак астына утыртканнар, өчесе чыгып китмәү турында кул куйган.

“Республиканың Эчке эшләр министрлыгы оперативниклары җинаять эшен тикшерүне дәвам итә, тоткарланучыларның Башкортстан территориясендә кылынган башка  җинаятьләргә  катнашлыгы юкмы икәнлеге ачыклана”, – диләр ведомствода.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас