+21 °С
Болытлы


Нуриман районында билгесез кешеләр 14 атны урлап, аларны үтергәннәр. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсеннән хәбәр итәләр.
Казнаташ авылы фермасында мал караучы 14 атның юкка чыгуын абайлап ала һәм тояк эзләре буенча аларны эзләп китә. 20 чакрым үткәч, ул Иглин районында атлар үлеп яткан урынга барып чыга. Бичара малларның сигезе – атылган, ә алтысы туракланган була...
“Әле җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә”, – диләр ведомствода.