Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
28 гыйнвар 2023, 20:42

-50 градус салкында туңып үлгән хатын ире белән юлга чыккан булган

Ул ни өчен хатынын ялгызы калдырып китүен сөйләгән.

apral.ru
Фото:apral.ru

Хабаровск краенда  Чкалов утравыннан ерак түгел салкында туңып үлгән хатынның ире тизрәк ярдәм табар өчен бүленергә мәҗбүр булуын сөйләгән.

Ир Хабаровск краеның Николаев районындагы предприятиеләрнең берсендә каравылчы булып эшләвен сөйләгән. 23 гыйнвар көнне ул хатыны белән фатирга түләр һәм дарулар сатып алыр өчен Николаевск-на-Амуре шәһәренә барырга уйлаганнар. Аның сүзләренчә, юллар булмау сәбәпле алар эшләгән поселоктан шәһәргә бары тик каргизәрдә барырга мөмкин. Ир белән хатын аларны шәһәргә кадәр илтергә риза водительне тапканнар. Аларга шәһәрдә йомышы төшкән тагын бер хатын ияргән.

Биш километр чамасы юл үткәч, көчле буран чыккан һәм каргизәр карда баткан. “Кардан һәм җилдән качар өчен туктарга туры килде. Әйберләрне китереп чыгардык, пенкаларны (туристик келәмнәр) әйләндердек. Бензин яндыра-яндыра төн чыктык. Шуннан юлга чыккан уңайдан җәяү киттек, мин туктап көтеп торырга тәкъдим итсәм дә”, – дип сөйли каравылчы булып эшләгән ир.

Икенче  көнне берничә километр юл үткәч, адашучылар бүленгән. Мәрхүмәнең ире исенә төшерүенчә, аның хатыны арый башлаган, шуңа ул хатыны янында калам дигән. Төркемдәге водитель белән ияргән хатын алга киткән. Кичкә кадәр ир белән хатын бергә атлаганнар, әмма урманда үткәргән чираттагы төннән соң ялгыш юнәлештә баруларын аңлаганнар.  Нәтиҗәдә каравылчы хатынына көтеп торырга кушып, тизрәк ярдәм табар өчен берүзе киткән.

Чкалов утравына барып җиткәч, каравылчы ир бергә юлга чыккан хатынны күргән. Арытаба алар бергә юлга кузгалганнар. Барышлый алар каргизәр водителен очраган. Ике сәгатьтән соң бу өч кеше каравылчының инде туңып үлгән хатынына тап булган.

Кичә без бу вакыйгада җитди өшеп-туңучы ике ир-ат турында язган идек. Пешүләр бүлеге хирурглары аларның зарарланган тукымаларын алып ташлап, пластика ясаячаклар.

Бик кызганыч инде. Нишләп коткаручыларга шалтыратмадылар икән? Ничә көн ачлы-туклы  йөреп, хәлсезләнгәнгә дә туңгандыр инде ул мәрхүмә хатын. Хәер, -50 градус салкында туңмаслыкмыни...

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: