Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
27 гыйнвар 2023, 12:07

-50 градус салкында туңып үлгән

Бу хәл Хабаровск краенда теркәлгән.

dni.ru
Фото:dni.ru

Хабаровск краенда -50 градус салкында ике көн адашып йөргән ике ир-атка пластика ясаячаклар. Салкында өшеп-туңучыларның язмышы хакында төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итәләр. "Пациентлар крайның беренче санлы дәваханәсенең гомум хирургия бүлегендә ята. Соңрак ирләрнең зарарланган тукымаларын алып ташлап, пластика ясаячаклар", - диләр ведомствода. Операцияне пешүләр бүлеге белгечләре ясаячак.
Бу хәл турында Хабаровск краенда кичә, 26 гыйнварда билгеле була. Хәбәрдә Николаевск-на-Амуре шәһәрендә бер хатынның эшкә барышлый туңып үлүе билгеле була. Тагын ике ир-ат җитди каза күргән, шулай ук бер хатын да өшегән. Николаевск районы хакимиятендә каза күрүчеләр һәм туңып үлгән хатын эшләгән базага илтүче бу юлның бердәнбер булуын белдерәләр.
Соңрак һәлак булган хатынның үлеме алдыннан билгесез сәбәпләр буенча өч вахтовиктан аерылып калуы ачыклана. Русиялеләр, һава шартлары бозылуы турындагы хәбәрләрне исәпкә алмыйча, каргизәргә утырып юлга чыкканнар. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: