

19 гыйнварда православие динен тотучылар иң мөһим бәйрәмнәренең берсе – Хач ману көнен билгели. Христианнар махсус тишелгән бәкегә чумалар.
Түбәнге Тагилда бер ир суга чуму белән хушын югалта башлаган. Ярый әле судагы бер ир аны тотып кала, чумарга җыенган икенче ир белән һушсызны өскә сөйрәп чыгаралар. Ярда медиклар ирне караган, чәйләр эчереп җылыткач, өйгә кайтарып җибәргәннәр.
Былтыргы коточкыч фаҗигане хәтерлисездер? Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүче Анна Ускова турында язган идек. Ул ире һәм ике баласы белән Гатчина районының (Санкт-Петербургтан ерак түгел) Выра авылына килеп, шәхси йорт арендалаганнар, мунча кергәннәр һәм төнлә Хач ману бәйрәме башлангач, Оредеж елгасына бәкедә коенырга чыкканнар. Аны читтән туганнары видеога төшереп торган. Хатын чукына һәм бәкегә сикерә. Шул секундта ук бәке янында торган ир: “Китте, китте”, – дип кычкыра. Хатынны өч ир-егет коткарырга дип суга ташланалар, әмма таба алмыйлар...
10 көннән соң гына аның гәүдәсен водолазлар табып ала. Бу елга бик тиз агымы белән аерылып торган. Күрәсең, чуму белән су асты агымы хатынны агызып алып та киткән...
Чыганак: sibdepo.ru
Видео SHOT Telegram-каналыннан алынды.