Хәвеф-хәтәр
29 Января 2022, 07:11

Тапканнар. Һәлак булган

18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә православ динен тотучылар Хач ману бәйрәмен билгеләп үтә. Быелгы бәйрәм бөтен русиялеләр өчен дә кызганыч вакыйга белән исләрендә калды: социаль челтәрләрдә Ленинград өлкәсендә бер хатынның бәкегә сикерүе һәм шунда ук боз астына китүе турында видео ролик таралды.

politeka.ne Тапканнар. Һәлак булганpoliteka.ne Тапканнар. Һәлак булган
Тапканнар. Һәлак булганФото:politeka.ne

 

Видеоны күз яшьләрсез карап булмый. Кычкырып елаган бала тавышы үзәкләрне өзә, бәкегә баткан хатынның  ире бәргәләнеп кайда барырга, кемнән ярдәм сорарга белми йөгереп йөри...

Һәлак булучы хатынның Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүче 41 яшьлек Анна Ускова булуы ачыкланды. Хатын озак еллар суд приставлары хезмәтендә эшләгән, юстиция майоры булып отставкага чыккан һәм соңгы елларда төзелеш компаниясендә юрист булып эшләгән. Бәхетле гаиләдә яши, ире Дмитрий белән ике бала тәрбиялиләр. Кызларына – 14, улларына 10 яшь булган. Мәрхүмәнең соңгы көннәре бәхетле бәйрәмнәр эчендә үтә: декабрь аенда улының 10 яшен үткәрәләр, аннан Яңа ел.

Фаҗига буласы төнне алар Гатчина районының Выра авылына килеп, шәхси йорт арендалаганнар, мунча кергәннәр һәм төнлә Хач ману бәйрәме башлангач, Оредеж елгасына бәкедә коенырга чыкканнар. Аны читтән туганнары видеога төшереп торган. Хатын чукына һәм бәкегә сикерә. Шул секундта ук бәке янында торган ир: “Китте, китте”, - дип кычкыра. Хатынны өч ир-егет коткарырга дип суга ташланалар, әмма таба алмыйлар...

Русиялеләр шунда ук үз ярдәмнәрен тәкъдим итте: Мәскәү һәм Иваново өлкәсеннән “Добротворецъ” отрядыннан берничә водолаз фаҗига булган урынга юлланды. Аларга башка шәһәрләрдән дә волонтерлар кушылды. Хатынны 9 нчы көнне бәкедән 1 чакрым ераклыкта тапканнар. Бу турыда водолазлар хәбәр иткән.

“Таптык. Һәлак булган. Туганнарының кайгыларын уртаклашабыз”, -дигәннәр алар.

Оредеж елгасы үзенең тиз агымы белән аерылып тора, диләр урындагы кешеләр. Водолазлар да моны раслаган. Эзләүләрдә тиз агым киртә булып торды, дигәннәр. 27 тапкыр су астына төшкәннәр, 4,8 чакрым су астын тикшергәннәр, хатынны махсус камералар һәм дроннар белән эзләгәннәр.

Бу фаҗигане караганнан соң: “И Раббым, зиһенемнән аерма, хәерле үлемнәр насыйп ит”, дип телисе килә... 41 яшьлек офицерның ни өчен бәкегә сикергәнен беркем дә аңлый алмый, чөнки дин буенча бу бәйрәмдә бәкегә сикермиләр, суга төшеп басып 3 тапкыр баштан коеналар гына...

Чыганак: spb.kp.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас