Хәвеф-хәтәр
12 декабрь 2022, 10:53

Ашыгыч ярдәм килүгә соң булган инде...

Сүз Белорет шәһәре урамында йөрәк өянәгеннән гомере өзелгән ир турында бара.

БРның Сәламәтлек саклау министрлыгында Белорет урамында  бер ирнең йөрәге тотып үлү очрагына карата комментарий бирделәр. Без бу хакта кичә язган идек. 9 декабрьдә урамда китеп барган вакытта (шаһитлар -24 градус салкын иде, дип белдерә) бер ирнең йөрәге тота. Узгынчылар ашыгыч ярдәм чакырткан, әмма видео авторы  сүзләренчә, медикларны, имеш, 40 минуттан артык көткәннәр. Нәтиҗәдә ир үлгән.

Профильле ведомство “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына ашыгыч ярдәмнең гамәлләрен тасвирлаган.

9 декабрьдә подстанциягә шалтырату булды. Сәбәбе:  “урамдагы бер ирнең хәле киткән”. Диспетчер белән сөйләшү тәмамлангач та, беренче бушаган бригада 26 минуттан соң вакыйга урынына килеп җиткән. Медиклар килүгә 60 яшьлек ир инде үлгән булган. Чакыру 13.44 сәгатьтә теркәлгән, 14.04 вакытта бригадага тапшырылган, ашыгыч ярдәм вакыйга урынына 14.10 сәгатьтә килеп җиткән”, – диләр ведомствода.

Мәрхүм энергия белән тәэмин итү өлкәсендә эшләгән. Бик ярдәмчел кеше  булды, яхшы әти һәм ир иде, дип искә ала аны туганнары һәм якыннары. Аны 11 декабрьдә җирләгәннәр.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас