Хәвеф-хәтәр
11 декабрь 2022, 17:39

Урамда йөрәге тотып үлгән (Видео)

Ашыгыч ярдәм соң килгән...

bashinform.rubashinform.ru
Фото: bashinform.ru

Белорет шәһәре социаль  челтәрләрендә 9 декабрь көнне урамда бер ир-атның хәле китеп егылуы турында пост-видео  таралган. Шаһитлар ашыгыч ярдәм чакырткан, видео авторы сүзләре буенча, медикларны, имеш, 40 минут көткәннәр.

“Ир кәрзин белән китеп бара иде, азык-төлеккә чыккан булгандыр.  Крупская белән Карл Маркс урамнары киселешендә  ул кинәт йөрәген тоты. Янына шунда ук кешеләр йөгереп килде, ярдәм кирәке дип сорадылар. Ул йөрәге авыртуын әйтте. Кешеләр шунда ук ашыгыч ярдәмгә шалтырата башлады. 15 минут үтте, әмма ашыгыч ярдәм килмәде.  Ир ыңгыраша-ыңгыраша тизрәк неотложка чакыртуны үтенде,  янәшәдәгеләр “112”гә дә шалтыратты, әмма анда “машиналар юк” дип җавапладылар, 30 минут  үтүгә ирнең хәле бөтенләй начарайды. Тышта -24 градус салкын иде... Ул җирдә яткан килеш гырылдый башлады. 40 минуттан соң да ашыгыч ярдәм килмәде... Аның урынында кем дә була ала иде”,  – дип язган пост авторы.

Комментарийларда кешеләр ир турында чынлап та үлгәнме дип сораганар. Мәрхүмнең туганы моны раслаган. Бүген аны җирләгәннәр. Әйткәндәй, мәрхүм белән хушлашуны җирле телевидение аша күрсәткәннәр.

“Без аны бүген җирләдек. Йөрәге туктаган. “Ашыгыч ярдәм” 40 минуттан соң килде. Ул энергия белән тәэмин итү өлкәсендә эшләде. Бик ярдәмчел кеше  булды, яхшы әти һәм ир иде”, – дип сөйли мәрхүмнең туганы.

Интернетта кешеләр нишләп ирне беркем дә дәваханәгә илтмәгән дип гаҗәпләнә. Кемнәрдер андый очракларда хәлен тагы да начарайтмас өчен авыруга кагылырга ярамый дип җаваплаган. Бу очракны хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшерер, мөгаен.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас