

Ярославльдә торак йортта газ шартлаган. Бу хакта төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр минитрлыгы хәбәр итә.
Ведомство язуынча, газ шартлау турындагы хәбәр бүген, 5 декабрьдә, иртәнге алтылар тирәсендә билгеле була. Шартлау Кузнецов урамындагы йортта яңгыраган, нәтиҗәдә түбәсе җимерелгән.
Соңрак бу хәл аркасында бер кеше каза күргән, диделәр. Шәһәр мэры Артём Молчанов сүзләренчә, җимерекләр астында кешеләр юк. Коткаручылар йортта яшәүче 44 кешене эвакуацияләгәннәр. Алар арасында өч бала да бар.
Махсус хезмәтләрдәге чыганак яңгыраган шартлау нәтиҗәсендә йортның төп конструкцияләренә зян килмәгән, ди. Шартлау газлаштырылган өч катлы йортның соңгы катында теркәлгән.
Әйткәндәй, кичә генә Нижневартовскида да 5 катлы торак йортта газ шартлавы турында язып чыккан идек. Анда вакыйганың сәбәбе башка.
Чыганак: lenta.ru