Хәвеф-хәтәр
5 декабрь 2022, 05:55

Нижневартовскида шартлау алдыннан газ исе чыккан булган...

Нигә соң махсус хезмәтләргә хәбәр итмәгәннәр?..

tvc.rutvc.ru
Фото:tvc.ru

Нижневартовскида торак йорт шартлавының сәбәбе дип   газ баллонының герметиклылыгы бозылуны атыйлар. Бу хакта Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Александр Куренков  белдерде.

“Берничә газ баллонының герметиклылыгы бозылу  сәбәпле йортта шартлау яңгыраган”, – диде ведомство башлыгы һәм шушы йортта яшәүче хатынның шартлаудан алдагы көндә газ исе сизгәнлеген өстәде.

Бу йортка газ кермәгән, диде Куренков һәм 5 катлы торак йорт җимерелгән урындагы хәлләрне гади түгел дип бәяләде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы сүзләренчә,  йорт шартлаган урында җимерекләр күп. Әмма төп хәрабәләр өеменә барып җитәр өчен түбәне сүтәргә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, Нижневартовскидагы шартлау кичә теркәлде, шул сәбәпле торак йортның катлары өлешчә җимерелде. 6 кеше һәлак булган, 5 кеше дәваханәгә озатылган, 7 кеше хәбәрсез югалган дип исәпләнә. Шартлау икенче катта булган дип баралар.

Вакыйгадан соң Русиянең Тикшерү комитеты саксызлык белән кеше үлеменә китерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатты. Ханты-Манси автономияле округ властьлары йорт шартлау сәбәпле каза күрүчеләрне күчерү турындагы карарны ике көн эчендә кабул итәчәкбез, дип хәбәр иттеләр. 

Соңгы мәгълүматлар буенча, газ шартлаган йортта яңа җимерелүләр хәвефе бар. Иң хәвефле дип  3 һәм 4 подъезд  арасындагы төп стеналар турында әйтәләр.

Вакыйга аркасында каза күргән 62 һәм 67 яшьлек русиялеләр Сургутның пешүләр үзәгендә авыр хәлдә яталар. Тагын бер 45 яшьлек пациент хатын  – Нижневартовскиның округ дәваханәсе реанимациясендә. Аның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас