Хәвеф-хәтәр
18 ноябрь 2022, 16:14

Әнисе улын гәүдәсе белән каплаган була

Янгында тәрбиягә алынган дүрт бала һәм үзләренең бер улы үлә...

Социаль челтәрләр.Социаль челтәрләр.
Социаль челтәрләр.

Хәбәр итүебезчә, бүген төнен, Стәрлетамак районының Матвеевка авылында янгын чыгып, әти-әниләре белән биш баланың гомере өзелде. Бу җанөшеткеч фаҗигә бар халыкны тетрәтте.

Гаилә башлыгының абыйсы Алик “Башинформ” журналистына сөйләвенчә, Морат белән Нина җиде бала тәрбияләгән. Аларның өчесе – үз балалары, дүртесен тәрбиягә алганнар. Гаиләгә алган балаларның барысының да сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән.

“Мин Стәрлетамакта яшим. Иртән үк апа шалтыратты. Фаҗигә урынына килеп җиткәндә ике янгын сүндерү машинасы ут белән көрәшә иде. Мин шунда ук гаилә әгъзаларын күреп калдым... өч бала һәм әти-әниләре. Аларның өсләре капланган иде. Аннары калганнарны алып чыктылар. Алар янмаганнар, ә янгын исенә тончыгып үлгәннәр. Моратның хатыны Нина тәрбиягә алынган баланың өстендә ята иде, күрәсең, аны коткарырга теләгән. Малайны аның гәүдәсе астыннан тапканнар, – дип сөйләгән Алик. – Һаман ышана алмыйм. Алар яңарак кына Иванов өлкәсеннән ике баланы тәрбиягә алган иде. Янгында тәрбиягә алынган дүрт бала һәм үзләренең бер уллары үлгән”.

Аның әйтүенчә, Морат ике игезәк малайны гына коткарырга өлгерә: ул аларны кухня тәрәзәсе аша урамга сөйрәп чыгара. Аннары калганнарны коткарырга кереп китә, ләкин әйләнеп чыга алмый...

“Малайлар йокы киемендә яланаяк урамда басып торалар иде. Аларны туган тиешле ир кеше икенче өйгә алып китте. Моратның ике зур баласы бар: улы һәм кызы. Кызының үзенең өч баласы бар, улына никах укытканнар иде, шикелле. Аңлавымча, зур улы игезәк малайларны үзенә алырга җыена. Безнең туганнар күп, балалар ялгыз калмаячак”, – ди Алик.

Игезәк малайлар үлгән әти-әнисе һәм абыйларын күргәннәр. Шулай да, әлегә сабый гына булганлыктан бу хәлне аңлап бетмиләр, ди Алик.

***

Гаилә үз тырышлыгы белән дөнья көткән. Морат, гаиләсен туендыру өчен “Лада Ларгус” микроавтобусы сатып алып, ил буенча йөкләр ташу белән шөгыльләнгән.

“Соңгы вакытта, ике баланы алгач, ул ерак юлларга йөрмәде, башлыча өйдә булды. Аларга кунакка килгәндә балаларның берсе аның алдында утырыр иде. Ул аларның барысын да яратты. Нина өй эшләре белән шөгыльләнде, балаларны карады. Малайлар өчен бернәрсә дә жәлләмәделәр. Тырыштылар. Яшәделәр... Хәзер юклар...” – ди Алик.

Янгын төзек булмаган электрдан башланган дигән фикер бар. Әле тикшерүчеләр фаҗигә сәбәпләрен ачыкларга тырыша.  

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас