Хәвеф-хәтәр
18 ноябрь 2022, 06:47

“Җирләү эшләрен үз өстебезгә алабыз”

Мәрхүмнәрнең исән калган балалары турында хәстәрлек күрәчәкбез, диде Радий Хәбиров.

“Җирләү эшләрен үз өстебезгә алабыз”“Җирләү эшләрен үз өстебезгә алабыз”
“Җирләү эшләрен үз өстебезгә алабыз”

Хәбәр итүебезчә, бүген төнен Стәрлетамак районының Матвеевка авылында янгын чыгып, әти-әниләре белән биш баланың гомере өзелде.

“Тагын ике баланы гаилә башлыгы уттан алып чыга, аннары калганнар артыннан йортка керә һәм исән кала алмый”, – дип язган бүген үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Без фаҗигә сәбәпләрен тикшерү буенча оператив штаб төзедек, дигән ул. Аны Хөкүмәт вице-премьеры Ирек Сәгыйтов җитәкли.

“Җирләү эшләрен оештыруны һәм башка чыгымнарны үзебезгә алабыз. Мәрхүмнәрнең исән калган балалары турында хәстәрлек күрәчәкбез. Сәламәтлек саклау министрлыгына шул хакта әйтелде. Шулай ук күрше фатирда яшәүчеләргә янгын аркасында килгән зыянны исәпләргә һәм аларга ярдәм итәргә куштым”, – ди республика җитәкчесе.

Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам, дип тәмамлаган язмасын Радий Фәрит улы.

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас