

Волгоград өлкәсе полициясе хезмәткәрләре Дубов районында бүген, 31 августта, теркәлгән авария сәбәпләрен ачыклый. Ведомство хәбәр итүенчә, Р-228 “Сызрань – Саратов – Волгоград” трассасының 611нче километрында иртәнге 07.15ләр тирәсендә Hyundai һәм Opel машиналары бәрелешкән. Тәүдә медиклар ярдәме 6 кешегә (шуларның 3есе – балалар) таләп ителгән, соңрак җәрәхәтләнүчеләр саны 9га җиткән. Аларның 4се – 4тән алып 12 яшькә кадәрге балалар. Авариядә бер кешенең һәлак булуы билгеле.
“Бәрелешү сәбәпләренең берсе дип Hyundai руле артындагы 37 яшьлек водительнең икенче машинаны узар өчен каршы юл полосасына чыгуы карала”, – диләр полициядә.
“Волгоград.кп.ру” мәгълүматы буенча, юл һәлакәтенә тарыган ике машина да – узгынчы. Hyundai – Башкортстаннан, Opel – Самарадан. Самара дәүләт номерлы машина Волгоград ягыннан килгән, Башкортстаннан булган Hyundai – аның каршысына. Машиналар Стрельно-Широкое авылы янында бәрелешкән. Hyundai водителе – дәваханәдә. Бәрелешкәндә аның пассажиры салонда кысылган, аның гомере медиклар килгәнче үк өзелгән.
Әйткәндәй, Волгоград өлкәсендә башкортстанлыларның авариягә эләгүе беренчегә түгел. 23 августта уфалылар авариягә эләгүен язган идек. Анда 3 кеше гомере өзелде.
Чыганак: bashinform.ru