

Волгоград өлкәсендә трассада ике җиңел машинаның автобус белән бәрелешүе нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган. Тагын 6 кеше, алар арасында балалар да бар, җәрәхәтләнгән.
Р-228 “Сызрань – Саратов – Волгоград” трассасының 468нче километрында Ssang Yong, Лада Ларгус һәм Setra автобусы бәрелешәләр. Нәтиҗәдә Лада Ларгус водителе һәм андагы ике пассажир хатын һәлак булганнар. “Ларгус”тагы 3 бала һәм 1 пассажир хатын, Ssang Yong-тан ике кеше дәваханәгә озатылган.
Шулай итеп, авариядә 6 кеше имгәнгән. Алар арасында 3 бала – икесенә – 3әр, берсенә – 9 яшь. Аларның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы үлүчеләрне металл кискечләр ярдәмендә машинадан чыгарган. Һәлакәт урынына тиз арада төрле махсус хезмәтләр, тикшерүчеләр килгән.
Урындагы мәгълүмат чаралары язуынча, авариягә Волгоград өлкәсе аша узучы Уфа һәм Екатеринбург шәһәрләре машиналары эләккән.
Чыганак: bashinform.ru