Хәвеф-хәтәр
23 август 2022, 08:35

Ульяновск өлкәсендәге юл һәлакәтендә исән калганнар аңына килгән

Авариядә барлыгы 16 кешенең гомере өзелде.  

samara365.rusamara365.ru
Фото:samara365.ru

21 августта Ульяновск өлкәсендә микроавтобус һәм ике йөк машинасы катнашында булган коточкыч авариядә  исән калганнар аңына килгән. 

Өч имгәнгән кешене башта Николаевск район хастаханәсенә китергән булганнар. Анда кирәкле ярдәм күрсәткәч, кискен хәлдән чыгаргач, махсус ярдәм күрсәтү өчен Чучкалов исемендәге Ульяновск клиник үзәгенең реанимация бүлегенә озатканнар.

Ульяновск өлкәсе сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы Олеся Колотик-Каменева сүзләренчә, медицина үзәгенә китерелгәч, барлык пациентларга диагностик тикшерү үткәргәннәр, берсенә ашыгыч рәвештә операция ясаганнар. Хәзерге вакытта барлык пациентларның хәле тотрыклы авыр, уңай динамика күзәтелә, алар аңында.

Бу хакта тулырак монда укырга мөмкин. 

Читайте нас