

Бүген Ульяновск өлкәсенең Николаевка районында (М5 Урал трассасында) коточкыч юл һәлакәте теркәлгән. Урындагы вакыт белән 14.00 сәгать тирәсендә фура водителе, ни сәбәпледер тормозга басмыйча, юлның ремонт барган участогында реверслы хәрәкәттә үзенең чиратын көтеп торган микроавтобуска барып менә һәм аны изә. Микроавтобусның алдында торган зур йөк машинасына аны китереп кыса. Ягъни микроавтобус ике фура арасында кысылып кала.
Нәтиҗәдә 16 кеше һәлак булган. Авария йөк машинасы водителе үзен начар хис итү аркасында килеп чыккан дигән имеш-мимешләр йөри. Әйткәндәй, фура водителе үзе дә һәлак булган.
Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских үзенең Телеграм-каналында авариядә имгәнгән 4 кеше – 3 ир-ат һәм 1 хатын-кыз – бик авыр хәлдә дип хәбәр иткән иде.
“Николаевск район дәваханәсе табиблары коточкыч авариядә исән калган 4 кеше гомере өчен көрәшә. Аларның өчесен Ульяновскидагы махсуслаштырылган травма үзәгенә озатырга әзерлибез”, – дип язган ул.
Махсус хезмәтләрдә юл һәлакәтенә тарыган микроавтобуста Казахстан кешеләре булгандыр дигәннәр.
Чыганак: lenta.ru