

Бүген Ульяновск өлкәсе территориясендә ике йөк машинасы һәм микроавтобус бәрелешүе нәтиҗәсендәге юл һәлакәтендә Кыргызстанда яшәүче 14 кеше үлгән. Моңа кадәр микроавтобуста Казахстан кешеләре булган дигән фаразлар бар иде.
Өч Кыргызстан гражданы – дәваханәдә. Илчелек хезмәткәрләре хокукый ярдәм күрсәтер өчен вакыйга урынына килгәннәр. Мәрхүмнәрнең туганнары һәм каза күрүчеләр өчен “кайнар линия” ачканнар.
Ульяновск өлкәсе прокуратурасы кеше үлеменә китергән юл һәлакәте буенча кузгатылган җинаять эшен үз контроленә алды.
Исегезгә төшерәбез, М5 “Урал” трассасында Саратов өлкәсендә теркәлгән DAF йөк машинасы водителе алдында туктап торган Mercedes микроавтобусына барып менгән. Бу хакта бүген язып чыккан идек. Бәрелешү нәтиҗәсендә 16 кеше гомере өзелгән.
Прокуратура М5 “Урал” трассасының 807нче километрындагы участокта юл хәрәкәте хәвефсезлеген тикшерүне оештырган.
Чыганак: lenta.ru