

Бүген, 21 июльлә, төн уртасында Зианчура районында тагын бер машина юл һәлакәтенә очраган. Иделбәк - Казансу юлында «Лада Нива» руле артында утырган 46 яшьлек ир идарәне югалтып, юл читенә төшеп киткән. Бу машинада утырып барган 41 яшьлек пассажир каты җәрәхәтләрдән вакыйга урынында үлгән. Машина йөртүче төрле имгәнүләр белән район дәваханәсенә озатылган. Бу юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү эшләре бара, дип хәбәр ителә БР буенча ЮХХДИ матбугат хезмәтендә.
Кичә Дүртөйле районында да юл һәлакәтендә 2 кешенең гомере өзелгән дип язган идек.