Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
20 июль 2022, 22:33

Әтиле-кызлы һәлак булганнар

Бу атна кайгылы килде: бүген Дүртөйле районында ике машина бәрелешкән.

Бу атна кайгылы булды. Башкортстанда чираттагы юл һәлакәтендә әти кеше һәм аның 17 яшьлек кызының гомере өзелде. 
Бүген көндез Дүртөйле районында «Лада Гранта» һәм «УАЗ» фургоны очрашкан.
«Лада» көчле бәрелүдән юл читенә төшеп капланган. «Гранта» машинасында утырган 17 яшьлек пассажир ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән, аның әтисе, 47 яшьлек пассажир соңрак хастаханәдә җан биргән.
Вакыйга урынында тикшерү-оператив төркем эшли.
Кичә Башкортстанда аварияләрдә 6 кеше үлгән. 

Автор:Ләйсән Каспранова
Читайте нас: