Тагын йөз ел торырлык итеп төзекләндермәкчеләр.
Һәйкәл урынына кайтырмы? Ул нинди төскә буялыр? Шундый һәм башка сораулар борчый җәмәгатьчелекне.
Бүген Уфада Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләү турында фикер алыштылар. Реставрациядән соң һәйкәлгә тарихи куе соры төсе һәм ат күкрәгендәге югалган медальон кайтарылачак, дип хәбәр иттеләр Башкортстан мәдәни мирасны саклау һәм өйрәнү дәүләт идарәлегендә (Башкультнаследие).
Русиядәге иң биек ат сыны – Башкортстанның милли батыры Салават Юлаев һәйкәле реставрацияләүгә мохтаҗ. Бу хакта сөйләшүләр күптән бара, кайда һәм ничек реставрацияләргә дигән бәхәсләр тынмый. Бүген Уфада Салават Юлаев һәйкәлен саклау (реставрацияләү) мәсьәләсе буенча Башкультнаследие каршындагы Күзәтү советының чираттагы утырышында белгечләр җәмәгатьчелектә туган сорауларга һәм шикләргә җавап бирергә тырышты.
Һәйкәл һәм аның астындагы курган авария хәлендә, реставрация мөмкин кадәр тизрәк кирәк, дип билгели экспертлар. Әмма объект федераль әһәмияткә ия һәйкәл булганга күрә, ул барлык дәрәҗәләрдә дә килешү һәм экспертизаларның барлык тиешле этапларын уза. Хәзер бу этаплар ахырына якынлаша.
– Утырыш Мәскәүдә проектның баш дәүләт экспертизасы тәмамлану алдыннан планлаштырылган иде. Без Главгосэкспертиза каршында һәр позицияне якладык. Радий Фәрит улы Хәбиров һәйкәлне тагын йөз ел торырлык итеп төзекләндерү бурычын куйды, – дип сөйләде Башкультнаследие җитәкчесе вазифаларын башкаручы Салават Кулбахтин. - Без бүген җыелганнарга һәйкәлнең үзендә генә түгел, ә бөтен комплексның, ягъни фундамент нигезенең дә техник торышы канәгатьләнерлек түгеллеген һәм аның астындагы грунт катламының статик хәлдә түгел, ә даими хәлендә булуын күрсәтергә телибез.
Бүген Күзәтчелек советы яңа составта җыелды. Аңа җәмәгать эшлеклеләре дә, металл, геология, тарих буенча тар белгечләр дә, скульпторлар, архитекторлар, төзүчеләр — ягъни реставрация эшләре барышын мониторинглау өчен кирәк булган барлык экспертлар да керә. Җыелучыларга һәйкәлне тикшерү вакытында төшерелгән фотосурәтләрне күрсәттеләр.
Өфелеләрнең һәм шәһәр кунакларының карашына тышкы өлеше генә күренә. Ә эчтә урнашкан терәк каркас үзе, белгечләр сүзләренчә, бик начар хәлгә килгән, анда металл, болтлы кушылмалар коррозиясе бар, шулай ук эретеп ябыштырылган җөйләр өзелү теркәлгән. Каркас җәрәхәтләре атның алгы терәгендә бар. Шул рәвешле, беренче чиратта һәйкәлнең эчке терәк каркасы реставрацияләнергә тиеш.
Салават Кулбахтин ассызыклаганча, һәйкәл уникаль, милли символ һәм Уфаның визит карточкасы гына түгел, ә өч ноктага таянган Европадагы иң зур атлы сыннарның берсе, федераль әһәмияттәге һәйкәл, һәм реставрациядән соң ул, һичшиксез, элеккеге урынына кайтарылачак.
Демонтаж уңаеннан белгечләр билгеләп үткәнчә, махсус цехта гына тиешле һәм куркынычсыз шартлар тудырырга мөмкин. Реставрация цехын истәлекле урын белән янәшә тезеп булмый, чөнки закон буенча Саклау территориясендә мондый корылмаларны торгызырга һәм кирәкле коммуникацияләр үткәрергә ярамый. Һәйкәл реставрацияләү урынына сүтелгән хәлдә китереләчәк, бу транспортировкада ватылу мөмкинлеген булдырмаячак.
- Без хәзер тарихи карарда катнашабыз. Безнең оныкларыбыз һәм туруннарыбыз бу һәйкәлне күрәчәк, аның милли изге урын, Башкорт җаны һәм дөньякүләм әһәмияткә ия һәйкәл икәнен аңлаячак, – диде скульптор, Миңнегали Шайморатов һәйкәле авторы Салават Щербаков.
– Без стоматологка барганда, махсус урынга барабыз, Ә табибны тешләрен дәваларга чакырмыйбыз. Әлбәттә, цехта әйтелгәннәрнең барысын да ышанычлы итеп, белгечләр күзәтүе астында эшләргә, фундаментны үзгәртергә кирәк. Рәссамнарның, тарихчыларның, әдәбиятчыларның роле бик мөһим, әмма хәзер конструкторлар, металл коррозиясе буенча техник белгечләр фикере мөһимрәк. Һәйкәл ул вакытта төзелгән хәлдә сакланырга тиеш.
Шунысы кызык, реставрациядән соң һәйкәлгә аның тарихи кара-соры төсен кайтарырга вәгъдә итәләр. Җыелганнарга искә төшерүләренчә, 2000 еллар башында һәйкәл куе яшел төскә буялган. Шулай ук ат күкрәгендә билгесез шартларда югалган медальонда урынына кайтарылачак.