Күмертау дәваханәсендә лаборант булып эшләгән ханым, “Гюрза” позывное алып, махсус хәрби операция зонасына китүе хакында язган идек. Яхшы хәбәр: Владимир Путин указы белән “Гюрза” “Һәлак булучыларны коткарган өчен” медале белән бүләкләнгән.
Күп балалы ана 2023 елның октябрендә үз теләге белән СВОга барырга карар кыла. Эшен Рубежный шәһәре госпиталендә башлаган, соңрак аны эвакуация пунктына җибәргәннәр. Хезмәт иткән вакыт эчендә “Гюрза” йөзләрчә хәрбиләрнең гомерләрен саклап калган.
Махсус хәрби операция зонасында Башкортстаннан башка хатын-кызлар да хезмәт итә. Мәсәлән, “Шеф” позывнойлы ханым, аның ахирәте “Улым” (улын СВОда югалткач, үзе дә контракт төзегән). Моннан тыш, Башкортстан сугышчылары белән бергә медицина ротасында “Кнопка” атамалы хәрби һәм Нефтекама шәһәр дәваханәсе хезмәткәре дә (позывное – “Колибри”) үз бурычларын үти.
Чыганак: health.bashkortostan.ru