Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 март 2024, 20:55

Бик күп хәрби гомерен саклап калган ул

Күп балалы ана үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән. 

Куергазы районыннын “Гюрза” атамалы шәфкать туташы  махсус хәрби операция зонасында әллә ничә йөз хәрби гомерен саклап калган. Бу хакта “Куюргаза” басмасына сылтанып, ЦУРда сөйләделәр.

Күп балалы ана махсус хәрби операция зонасында  инде ярты ел хезмәт итә. Эшен Рубежный госпиталендә башлаган, соңыннан аны эвакуация пунктына  юнәлткәннәр.

“Госпитальгә дип безгә җимерелгән мәктәп бинасын бүлеп бирделәр. Анда барын да тәртипкә китерер өчен бик нык тырышырга туры килде. Биредә без турыга яу кырыннан китергән яралы хәрбиләрне кабул итәбез. Беренче, экстрен ярдәмне күрсәтәбез, дәвалыйбыз, соңыннан арытаба госпитальләргә озатабыз. Гадәттә госпитальгә кул-аяклары сынган, ярчык яралары булган, урта һәм авыр дәрәҗәдә контузия алган сугышчыларны китерәләр. Уртача алганда, монда эләккән хәрбиләр 33-45 яшьтә”, – дип яза басма.

“Гюрза” сүзләренчә, биредә эмоцияләргә, күз яшьләренә һәм сыктауларга урын юк. Иң мөһиме – салкын канлылыкны саклау.

“Һәр минут кадерле. Машина килеп җиттеме, барыбыз да шунда йөгерәбез, хәрбиләрне носилкага салып, бинага ашыгабыз. Кемнедер турыга операция өстәленә, калганнарның яраларын бәйләргә, авыртуны баса торган дарулар бирергә, укол кадарга. Вакыт барын да хәл итә! Мисал өчен, вагнеровчылар ротасын кабул иткән идек,  ул егетләргә аерм караш. Шуңа күз яше түгеп утырырга вакыт юк. Монда бөтенләй икенче тормыш. Мин үзем дә үзгәрдем, эшем мине чыныктырды, холкым корычтай хәзер. Шулай да тормышка булган яратуны һәм оптимизм хисен мин югалтмадым”, – ди “Гюрза”.  

Бу ханым турында без былтыр көз язып чыккан идек.

P.S. Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 117 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: