Мәктәпләргә дәреслекләр нигә барып җитмәгән?
М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында “Русия татарлары милли-мәдәни автономиясе” федераль иҗтимагый оешмасы, “Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы, Русия Мәгариф министрлыгы, Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, шулай ук Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкның финанс ярдәме белән оештырылган зур чара –"Педагог һәм остаз елы"на багышланган "Мәдәниятләр диалогы контекстында милли тел: тикшеренүләр һәм укыту" дип аталган мөһим фәнни-гамәли конференция үтте.
Шул уңайдан без БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насыйпов белән әңгәмә кордык.
– Илшат Сәхиятуллович, бу конференция үзенчәлекле булды дип әйтә аласызмы?
– Моны катнашучылар да билгеләде – конференция үзенчәлекле булды. Зур җаваплылык белән әзерләдек. Федераль һәм республика татарлары автономиясе, аларның җитәкчеләре зур өлеш кертте. Милли эшләр буенча федераль агентлыкның да булуы конференцияне мәртәбәле итте, чара аның автономияләр эшенә бүленгән махсус грантына оештырылды, югары дәрәҗәдә узды. Гадәттә андый чараларга килүчеләр ниндидер дежур сүзләр әйтә дә шуның белән бетә. Ә монда пленар утырыш ике өлештән торды. Котлау сүзе һәм пленар утырыш фәнни чыгышлар, докладларга корылган иде. Котлау сүзләре дә фәнни чыгышларга әйләнеп китте. Мәсәлән, Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Юлдаш Йосыпов ("Өмет"гәзитенең 44нче санында, 9нчы бит шулай укырга) туган телләрне саклау, үстерү буенча үзләре кабул иткән концепция белән таныштырды. Бер республикада яшәгәч, ул безнең максатларга да туры килә. Эчтәлеге миңа кызыклы булды, туган телләрне, башкорт телен, гаиләдән, балалар бакчаларыннан башлауны баскычлы итеп күрсәтте.
БР Дәүләт Җыелышы-Корылтайның яңа депутаты, Фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Айбулат Хаҗин чыгышы да гадәти котлау гына булмады. Ул тикшеренү эшенә нигезләнгән иде. Үзе мәгариф министры булып эшләгән кеше проблеманы эчтән белә һәм аны шулай ачып та күрсәтте. Бөек педагог Ян Амос Каменский сүзләренә таянып: “Бала туганнан алып алты яшькә чаклы белемне туган телендә алырга тиеш!” дигән тирән мәгънәле фикерне искә төшереп үтте.
Чуваш университетының урыс һәм чуваш филологиясе деканы Алена Иванованың чыгышы бик кызыклы булды. Алар “Милли чумадан” дигән проект эшләгәннәр. Һәр әйбер белән таныштырып, чуваш телен бөтенләй белмәгән балаларга туган телләрен өйрәтәләр. Үзенә күрә кызыклы проект.
– Безнең “Әбием сандыгы”н хәтерләтә икән.
– Әйе. Алар да төрки халыклар бит инде. Аларда да туган телне саклау проблемасы зур.
Конференциягә Казаннан махсус чакырылган кунакларыбыз – татар теле буенча дәреслекләр авторлары Рәмилә Сәгъдиева һәм Гөлназ Мөхәррәмова килде.
Безнең төп аудитория туган тел – башкорт теле һәм татар теле укытучылары иде. Алар шушы дәреслекләр белән эшли. Әсбап авторларына безнең мөгаллимнәр практик эшләрендә килеп туган сорауларны бирә алдылар. Ниндидер аңлашылмаган урыннарны ачыкладылар.
Пленар утырышның чыгышлары бу яктан бик тә кыйммәтле булды. Сөйләшү өч секциядә дәвам итте. Дүртенчесендә осталык сәгате булды. Секцияләр утырышыннан соң бергә җыелып, дәреслек авторлары белән әңгәмә кордык. Укытучылар бик актив булдылар, секцияләрдә дә ихлас күңелдән эшләделәр, оештыру дәрәҗәсенә һәм күтәрелгән мәсьәләләргә матур бәя бирделәр.
– Бу конференция алда торган проблемаларны чишү уңаеннан ни бирде?
– Бер генә конференция дә, туган телләргә кагылышлы проблемаларны хәл итеп, ачып бетерә алмый. Мин уйлыйм, бу көннең нәтиҗәләре аерым проблемаларны аңларга ярдәм итте, киләчәктә аларны хәл итәргә мөмкинлек бирелде һәм галимнәргә шушы мәсьәләләрне өйрәнү өчен юнәлеш булды.
– Тәгаен нәтиҗәләргә килсәк, ни эшләнде?
– Бүген туган телләрне өйрәнүдә полилингваль белем бирү формасының үтемле булуы ассызыкланды. Дәреслекләрдәге кимчелекләрне аларны төзүчеләргә күрсәттеләр. Ике яклы сөйләшү нәтиҗәле булды.
– Ул дәреслекләр тиз арада үзгәртеләчәкме?
– Татар теле буенча дәреслек авторлары БР Фән һәм мәгариф министрлыгы кушуы буенча төзелгән татар теле дәреслекләрен күргәзмәдә беренчегә күрделәр. Безнең әсбаплар алар өчен яңалык булды. Рәмилә Камил кызы Сәгъдиева: “Без бу дәреслекләрне, аларның эчтәлекле булуын күреп хәйран калдык”, – диде.
Шулай ук бу дәреслекләрнең кайбер мәктәпләребезгә барып җитмәгәнлеге дә ачыкланды. Үзебез төзегән дәреслекләргә дә мәктәпләр кытлык кичерә!
Моның сәбәпләрен ачыкларга тырыштык. Мәгариф министрлыгы, яңартылган ФГОСларга яраклаштырып, дәреслекләрне яңарту бурычын куйды. Эчтәлеге ягыннан гына түгел, күргәзмәлелек мәсьәләсе дә куелды. Менә шушыларны мин конференция эшчәнлеге һәм киләчәктә эшләүгә этәргеч бирүче конкрет берничә нәтиҗә дип әйтер идем.
– Конференциянең нәтиҗәләре кайчан шытым бирә башлар, уңай үзгәрешләрнең кайчан күренүе ихтимал?
– Килеп туган проблемаларны вакытында ачыкларга тырышу максатында семинарларны, конференцияләрне еш уздырабыз. Әмма туган телләрне саклау, үстерү, өйрәнү дәүләт сәясәте белән бәйле мәсьәлә. Шуңа күрә аны төрле яктан карарга кирәк. Укытучы конференциядә ниндидер идеяне өйрәнеп ала да, мәктәбенә кайту белән шуны тормышка ашыра башлый дип әйтмәс идем. Ул башта аны өйрәнергә тиеш. Конференция нәтиҗәләре күренер. Чөнки шундый практик чыгышлар да булды.
Кушнаренко мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Якупова бик саллы практик чыгыш ясады. Озак еллар тупланган тәҗрибәсеннән чыгып төзегән методик дәфтәрен ачып күрсәтте. Ул дәфтәрне бер генә данәдә төзегән. Бу тәҗрибә уртаклашу зур кызыксыну уятты. Укытучылар конкрет алымнар күрде. Менә мондый тәҗрибәне укытучы иртәгә үк эшендә куллана ала.
– Баланың мәктәптә туган телен өйрәнүен әти- әнисе ихтыярында калдыру мәсьәләсе күтәрелдеме?
– Бу мәсьәлә пленар утырыш башланганчы, конференциядә катнашучыларны сәламләү өлешендә үк күтәрелде. Югары дәрәҗәдәге, вазифалы дәүләт эшлеклеләре, иҗтимагый оешмаларның җитәкчеләре тарафыннан берничә чыгышта ата-аналар белән эшләүгә басым ясап әйтелде. Укытучылар да моңа тукталып уздылар.
Филология фәннәре кандидаты, мөгаллимә Нәсимә Мукимова: “Туган телләрне өйрәнүне без үзебезнең җәмгыятьтә элекке дәрәҗәгә кайтармыйча, аның язмышында үзгәрешләр булуына ышанмыйм, – диде. – Мәсәлән, туган тел укытучыларының мәктәптә, социаль тормышта дәрәҗәсен күтәрү, аларны төрле дәртләндерү чараларын кайтару, дәүләт дәрәҗәсендә укытучыны яклау кирәк. Шул булмыйча, туган тел укытучысының, туган телнең дәрәҗәсен җәмгыятьтә күтәрмичә, нинди генә тырышлык белән без аны тормышка ашырырга җыенсак та, уңышка ирешеп булмаячак”, – диде. Уйланырлык бит.
– Туган тел, аны укыту тоташ проблемалардан гына тормый бит инде. Күркәм уңышлар, фидакарь укытучыларыбыз, остазларыбыз һәм өмет баглар укучыларыбыз мисалында ни әйтер идегез?
– Алар турында да сөйләштек. Конференция ел чакыруына багышланган иде бит. Без үз остазларыбызның тәҗрибәләре белән дә уртаклаштык. Шул ук вакытта яшь буында патриотлык тәрбияләү мәсьәләсен дә күтәрдек. Безнең казанышларыбыз да, җиң сызганып эшләүче укытучыларыбыз да бар. – Ә студентларыгыз бу кадерле минутлардан читтә калдымы?
– Студентлардан бик азлары гына бу чыгышларны тыңлады. Күбесе оештыру эшләренә җәлеп ителде. Әмма күпчелек чыгышларның авторлары белән элеммтәгә кердем, материалларын куллануга рөхсәт бирделәр. Студентлар һәм магистрлар белән бу чыгышларны кабаттан тыңлаячакбыз һәм практик –гамәли дәресләрдә аңлатып, анализ ясаячакбыз. Бу әзер, мәртәбәле галимнәрнең чыгышларыннан торган, методик фәнни материал булачак һәм конференция аларның һөнәри әзерлекләренә шул яклап йогынты ясар дип уйлыйм. Конференция формаль рәвештә генә узмады, көн кадагына суккан проблемаларны күтәргән җылы, эшлекле чара, укытучылар белән үзара сөйләшү булды.
– Әңгәмә өчен рәхмәт. Уңышлар телибез.