Көнүзәк
4 июль 2023, 19:53

Степан Белов СВО зонасыннан сәлам әйтә

Шундый җылы фото...

Русия Оборона министрлыгының Телеграм-каналыннан.Русия Оборона министрлыгының Телеграм-каналыннан.
Фото:Русия Оборона министрлыгының Телеграм-каналыннан.

Русия Оборона министрлыгы якташыбыз, Русия Герое Степан Беловның фотосын бастырып чыгарды. Фотода хәрби һәм аның Рысь исемле мәчесе сурәтләнгән.

 "Степан белән яңа гына элемтәгә чыктык, бүген хәрби эш төнге сәгать өчтән бара, ди. «Бер төркем техниканы бәреп төшердек!»"  –  дип китерәләр Оборона министрлыгының телеграм-каналында безнең якташыбыз сүзләрен.

Без язып чыккан идек инде,  2022 елның декабрендә Степан Белов ил Президенты Владимир Путин кулыннан «Алтын йолдыз» белән бүләкләнде. Яуларда  катнашканы өчен якташыбыз Суворов медале, ике Батырлык ордены, махсус хәрби операциядә катнашучы һәм «Хәрби батырлыклары өчен» медальләре белән бүләкләнә. Степн Белов 1996 елның 14 июнендә туган. Мәктәпне тәмамлагач, Казан югары танк училищесына укырга керә, аны 2018 елның декабрендә тәмамлый. 2019 елның гыйнварында лейтенант дәрәҗәсендә хезмәт итә башлый. 2022 елның февраленнән – махсус хәрби операция зонасында.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас