

Президент Владимир Путин Октябрьский шәһәрендә туган, өлкән лейтенант Степан Беловка Русия Герое йолдызы тапшырды.
"Русия Герое исеме минем өчен генә түгел. Бу минем экипажым, сугышчан иптәшләрем хөрмәтенә дә, без барлык йөкләмәләрне иңгә-иң үтибез. Махсус хәрби операция зонасында булган һәм сугыш миссияләрен башкаручыларның һәрберсе - гаделлекне тергезү өчен фидакарь көрәшүче һәм безнең уртак тарихыбызны яңадан язарга рөхсәт итмәгән герой”, -диде Степан Белов.
Степан Белов 1996 елның 14 июнендә туган. Мәктәпне тәмамлагач, ул Казан хәрби югары танк мәктәбенә укырга керде, аны 2018 елның декабрендә тәмамлый.
2019 елның гыйнварында ул лейтенант дәрәҗәсендә хезмәт итә башлый. 2022 елның февраленнән махсус хәрби операция зонасында. Хәзерге вакытта ул батальон штабы начальнигы вазифасын үти.
Үзе әйтүенчә, махсус операция зонасында, офицер дәрәҗәсенә карамастан, сугышларда ул танкның төзәп атучы-операторы позициясендә көрәшә, чөнки сугыш кырын күзәтү, юл хәрәкәтен, яу кырындагы хәлне бәяләү һәм хәрби бурычлар кую өчен бу иң уңайлы позиция. Бүгенге көнгә кадәр аның экипажы 20 танкны, 9 пехота сугыш машинасын һәм аларның экипажын юк иткән. Сугышларда катнашкан өчен Иван Белов шулай ук Суворов медале, ике Батырлык ордены белән дә бүләкләнгән.
Алдагы көндә дә исән имин хәрби бурычларын үтәп туган якларга әйләнеп кайтырга язсын инде егетләребезгә.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ