

Бүген Севастополь култыгында Украина коралланган көчләренең (ВСУ) пилотсыз очучы аппаратлары (БПЛА) һөҗүменең төп максаты Кара диңгез флоты объектлары булган. Бу хакта шәһәр губернаторы Михаил Развожаев хәбәр итә.
“Дошман Кара диңгез флоты объектларына һөҗүм итәргә маташты. Барлык пилотсыз аппаратлар да алдан ук ачыкланды һәм юкка чыгарылды”, – дип аңлата Севастополь башлыгы.
ВСУның беспилотниклар ярдәмендәге атакасы бүген, 29 октябрьдә, теркәлүен язган идек. Кара диңгез флоты кораблары һөҗүмне кире кайтарган, шәһәрдәге объектларга зыян килмәгән, корбаннар һәм каза күрүчеләр юк.
Соңрак Развожаев һава һөҗүменә каршы оборона (ПВО) системалары берничә сәгать дәвамында беспилотниклар атакасын кире кайтаруын белдерде. Нәтиҗәдә Севастополь янындагы акваториядә су өсте беспилотнигы, шулай ук пилотсыз очучы аппаратлар бәреп төшерелгән.
Бу атакага Бөекбританиянең катнашлыгы булуы ачыкланган. Көн саен уза торган брифингта бу хакта журналистларга Русиянең Оборона министрлыгы вәкиле генерал-лейтенант Игорь Конашенков хәбәр итте.
Конашенков сүзләре буенча, Кара диңгез флоты объектларына һөҗүм итәр өчен Украина хәрбиләре Бөекбритания белгечләрен җәлеп иткән. Оборона министрлыгында бу атаканы теракт дип атадылар.
“Бу террористик актны әзерләү һәм Украинаның 73 санлы махсус диңгез операцияләре үзәге хәрбиләрен укыту Очаков шәһәрендә Британия белгечләре тарафыннан башкарылган”, – диде ул.
Конашенко бу подразделение белгечләре Русия газүткәргечләренә һөҗүмнәр өчен дә җаваплы, дип белдерде.
Әйткәндәй, Михаил Развожаев Севастополь култыгындагы беспилотниклар атакасын Украинада махсус хәрби операция башланганнан бирле иң күләмлесе дип атады.
Чыганак: lenta.ru