

Кара диңгез флоты кораблары Севастополь бухтасы акваториясендә пилотсыз очучы аппаратлар атакасын бәреп төшерә. Шәһәр объектларына зыян килмәгән. Бу хакта губернатор Михаил Развожаев үзенең Телеграм-каналында хәбәр итә.
“Тынычлыкны саклыйбыз. Ситуация контроль астында. Барлык оператив хезмәтләр дә әзер тора”, – диде ул.
Шул сәбәпле шәһәр властьлары Севастополь бухтасы аша суднолар йөрүне вакытлыча туктаткан.
Севастопольнең төньяк өлеше белән элемтә өчен автобуслар җәлеп ителгән.
“Вакытлыча паромнар һәм катерлар йөрми”, – дигән губернатор.
8 октябрь иртәсендә Керчь бугазы аша салынган күпердә (Кырым күпере дип йөртәбез) шартлау яңгырады. Фура шартлау нәтиҗәсендә күпернең автомобильләр өчен тәгаенләнгән берничә пролеты җимерелде. Соңгы мәгълүматлар буенча, 4 кеше һәлак булды, тагын берничәсе хәбәрсез югалды.
12 октябрьдә Федераль иминлек хезмәте Кырым күперендәге терактны тикшерү эшен тәмамлады. Шартлауны оештыручы – Украина разведкасы башлыгы Кирилл Буданов. Кырым күперендәге терактны әзерләүдә катнашкан 8 кеше кулга алынды. Алар арасында 5 Русия кешесе, 3 Украина кешесе һәм бер Әрмәнстан гражданины бар.
Чыганак: lenta.ru