Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
30 гыйнвар , 23:13

Уфада ике югары дәрәҗәле мәдәният хезмәткәре тоткарланган

Хәзер аларның язмышлары хәл ителә. 

Уфада ике югары дәрәҗәле мәдәният хезмәткәре тоткарланган
Уфада ике югары дәрәҗәле мәдәният хезмәткәре тоткарланган

Бүген, 30 гыйнварда, Уфада берьюлы ике мәдәният эшлеклесе тоткарланган: Башкортстан республикасының дәүләт академия симфоник оркестры мөдире Артур Нәзиуллин һәм Х.Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе директоры Алмаз Сәетов.

Икесен дә ресрублика күләмендә чаралар үткәргән ваеытта «дәүләт акчанын үзләштерү яки аларны максатсыз туздыру» җинаять маддәсе буенча гаеплиләр. Сүз 15 миллион сум турында бара. 

 

Элегрәк "Өмет" Башкортстан башкаласында мәдәни программалар дирекциясе җитәкчесе Гөлнара Юрина һәм "Башкортостан" концертлар залы директоры, Башкортстанның халык артисты Вилдан Яруллинның кулга алынуы турында хәбәр иткән иде. Әлеге вакытта алар икесе дә өй арестында.

Чыганак: "Башинформ". 

Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас