Тывада бер педофилны эзлиләр. Ул урамда очраган мәктәп укучысын җиргә егып үпкән. Бу хәлне урамда эленеп торган камера төшергән. Кадрларда бала җинаятьче кочагыннан ычкынып качарга тырыша, тик көче җитми. Яныннан машиналар узып китә, ләкин аларны берсе дә күреп туктамый.
Ир кызны көчләп үпкәннән соң, үз юлы белән китә.
"Ундүрт яшькә җитмәгән затка карата кылынган җенси характердагы көчләү гамәлләре" маддәсе буенча җинаять эше ачылган.
Педофилга 20 елга кадәр колония яный.
Видеоны безнең МАХ каналына кереп карый аласыз.
Ә моңа кадәр без Уфада да бер педрфилны эзләүләре турында язган идек.