Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
24 февраль 2025, 12:11

Уфада педофилны эзләүләр дәвам итә (ВИДЕО)

Ир-ат көпә-көндез кыз баланы ияртеп алып киткән. 

Педофил дип шикләнелгән адәмне эзләүләр дәвам итә, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгына үз чыганагы. Бу уңайдан  Учалы районында туып-үскән 1975 елгы ир-ат эзләнә. Социаль челтәрләрдә таралган полиция ориентировкасына ярашлы, ир-атка якынча 50-60 яшь, ул уртачай буйлы. Аның гамәлләреннән 20 февраль көнне башкаланың Блюхер урамында урнашкан  21/1 санлы йортта 9 яшьлек кыз бала каза күргән.

"Эзләнүче „ундүрт яшькә җитмәгән затка карата кылынган җенси характердагы көчләү гамәлләре"  маддәсе буенча шикләнелә. Маддәнең санкциясе 12 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәзаны, билгеле бер вазифаларны биләү яки билгеле бер эшчәнлек белән 20 елга кадәр шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү һәм аннан башка ике елга кадәр иректән чикләү рәвешендәге җәзаны күздә тота", – дип белдерә агентлык чыганагы.

Чыганак аңлатуынча,   аздыручы гамәлләр көчләүсез булырга мөмкин, әмма кыз бала 12 яшьтән кече булу сәбәпле, җинаятьченең гамәлләре катырак маддәгә карый. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре фикеренчә, ир-ат, ниндидер сылтау белән кыз баланы тулай торакка алып кергән һәм анда аздыручы  гамәлләр кылган. Ул бу гамәлләрен телефонга төшереп, әти-әниеңә сөйләсәң,  видеоязманы дусларыңа җибәрәм, дип  куркыткан. 

Ихтимал җинаятьче  турында мәгълүматлар Уфа судларының берсенең картотекасында бар. Шундый ук исем-фамилияле ир-ат берничә  тапкыр  хөкем ителгән, шул исәптән “көчләү” маддәсе буенча да. Ир-ат җәзасын каты  режимлы  холык төзәтү колонияләрендә үтәгән. Шулай ук мошенниклык өчен дә хөкем ителгән: ялган паспорт буенча банкта зур суммада акча салдырып алырга уйлаган. Ул югары белемле, никахта түгел, өлкән яшьтәге әти-әниләре бар (бу мәгълүматлар 2019 елгы). Элегрәк евроремонт буенча эчке бизәү эшләре белән шөгыльләнгән. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас