Кем ул дисезме? Ул – Уфада яшәүче 54 яшьлек ир-ат. Ул “Мир” тукталышындагы арт-объектның малай фигурасын урлавын таныган.
Ир-ат сөйләвенчә, ул өйгә кайтканда исерек булган. Күп балалы гаиләгә багышланган арт-объектны күргәч, ул янәсе дә кәкре торган сыннарның берсен төзәтергә уйлаган. Әмма рәтләп куям дигәндә малай сыны урынннан чыккан, һәм исерек ир аны кире урынына куя алмаган. Куркышыннан ул сынны күтәреп күп катлы йорт ихаталарына чапкан. “Малайны” кая куярга белми җәфалангач, ул аны йорт янында ташлап калдырган. Уфалы үзенең кылыгына үкенә.
Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү уздырыла, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
Без бу хакта язган идек, видео да урнаштырдык: Уфада бер ир-ат күп балалы гаиләне "малайсыз" калдырган
Чыганак: "Честно говоря" Телеграм-каналы.