Җинаять һәм җәза
17 декабрь 2024, 06:04

Кулга алынган депутат турында яңа мәгълүмат чыкты

Ул берүзе генә  эш итмәгән, ди...

Эдуард Кускарбеков.Эдуард Кускарбеков.
Фото:Эдуард Кускарбеков.

Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче  “Радий” позывнойлы депутатның кулга алынуы турында без кичә  язган идек. Бу хакта яңа мәгълүмат чыкты.

 Башкортстан буенча Федераль хәвефсезлек хезмәте идарәсе БР Дәүләт Җыелышы-Корылтайның җиденче чакырылыш депутаты Алексей Локотченконың җинаятьчел эшчәнлегенә чик куйды. Ведомствода хәбәр итүләренчә, ул зур күләмдә ришвәт алуда арадашчы булган.

“Берничә тапкыр МХО зонасында булган депутат Уфада яшәүче хатынга карата җинаять эше кузгатылгач, 10 миллион сум акча өчен җинаять эзәрлекләвен туктатырга вәгъдә иткән. Бу хакта килешкәч, гаепләнүче хатын белән РФ Оборона министрлыгының ирекле формированиеләренең берсендә хезмәт итү турында ялган контракт төзү планлаштырылган. Контракт срогы тәмамлану белән хатын җинаять җаваплылыгыннан азат ителергә тиеш булган, имеш”, – диләр БР буенча федераль хәвефсезлек хезмәте идарәсендә.

Арадашчы итеп депутат “Дикая дивизия Донбасса” бригадасының “Архангел Михаил” отрядыннан үз кул астында эшләгән кешене җәлеп иткән, ришвәтнең 5 млн сум күләмдәге беренче өлешен алган вакытта  аны ФСБ хезмәткәрләре җинаять өстендә тоткарлаган.

ФСБ материаллары нигезендә төбәк Тикшерү комитеты депутатка карата “Ришвәтчелектә арадашчылык” маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Аның кул астындагы кешегә карата да шундый ук эш кузгатылган.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас