Җинаять һәм җәза
10 декабрь 2024, 07:18

Ачлыктан йончыган бала коточкыч пычрак һәм сасы фатирда яшәгән

Сабыйны чүпрәк-чапракка төрелгән килеш тартмада тапканнар. 

"Честный репортаж" Телеграм-каналы."Честный репортаж" Телеграм-каналы.
Фото:"Честный репортаж" Телеграм-каналы.

Бу хәбәр кичә таралды. Уфада хәсрәт-ана 9 айлык баласын карамаган, ашатмаган һәм өйдә ялгызы калдырып киткәләгән.

Соңрак “Честно говоря” Телеграм-каналы журналисты Тимур Дәүләтов баланың нинди шартларда яшәвен күрсәтте. Корреспондент сүзләренчә, фатирда коточкыч пычрак. Бүлмәләрдә тын ала алмаслык сасы, маэмай нәҗесләре, юылмаган савыт-саба, чүп-чар өемнәре, пычрак киемнәр, ертылып беткән обойлар, кая карама тараканнар йөри. Аш-су бүлмәсендә газ плитәсе юк, өстәл юк, раковина тулы   табак-савыт. Баланы исә бөтенләй киендермичә  аш-су бүлмәсендәге бәләкәй  бер тартмада тотканнар.

Әлеге вакытта  9 айлык сабый  – хәсрәт-ананың иренең бертуган сеңлесендә. Яшь кыз нәни малай өстендәге опеканы тулысынча үз өстенә  алган. Бала белән тиешле барлык тикшеренүләрне узган. Сабыйны озайлы реабилитация көтә. Яшь кыз сүзләренчә,  туганнан бирле ана кеше аны карамаган, бала миңа кирәкми дигән. Яшь кыз сабыйны киләчәктә  үз баласы кебек үстерергә тели.

Исегезгә төшерәбез, тикшерү версиясе буенча, быел  февральдән октябрьгә кадәр хатын ире белән бергә кечкенә баланың үзаллы йөри, үзен хезмәтләндерә алмавын белеп, аңлы рәвештә аны тиешле тукланудан мәхрүм иткән. Нәтиҗәдә нәни коточкыч нык йончыган, аның үсеше акрынайган. Моңа өстәп, ата-ана баласын даими рәвештә фатирда маэмай белән ялгызын калдырып киткән. Ана кеше баласы белән медицина учреждениеләренә йөрмәгән, аны сирәк юындырган.  Бу хәл турында хокук саклау органнарына баланың әтисенең бертуган сеңлесе хәбәр иткән. Ул ата-ана башка төбәккә чыгып китәргә җыенганда баланы тартмада чүпрәк-чапрак арасыннан табып алган. Ир белән хатын улларын үзләре белән алырга җыенмаган. Хәсрәт-ананы тикшерү изоляторына утартканнар, баланың әтисен тоткарлаганнар.

Чыганак: bashinform.ru 


Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас