-17 °С
Болытлы
Уфаның Киров район суды авыр җинаятьтә – баласын карау буенча бурычларын үтәмәүдә һәм үтерүгә омтылуда – гаепләнгән Виктория М.не тикшерү изоляторына утырткан. Тикшерү версиясе буенча, хәсрәт-ана баласын карамаган, ашатмаган һәм өйдә ялгызы калдырып киткән. Тире дә сөяккә калып, йончыган 9 айлык баланы гаепләнүченең сеңлесе савыт-саба өчен комодтан чүпрәк-чапракка төрелгән килеш табып алган.
Викториягә төрмә срогы янарга мөмкин.
Чыганак: "Честно говоря" Телеграм-каналы.