Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
7 ноябрь , 18:47

Мессенджердагы бирем буенча Уфа районындагы тимер юлны шартлаткан

Диверсантлар тынгы бирми...

Уфада 31 яшьлек ир-атны сак астына утыртканнар. Тикшерүчеләр версиясе буенча,  нәкъ аның гамәлләре аркасында күмер төялгән 22 вагон рельслардан чыккан. Ул Донецк өлкәсендә туып-үскән.

Киров район судында белдерүләренчә, ир-ат диверсия кылуда гаепләнә.

“2024 елның ноябрендә  гаепләнүче билгеле бер мессенджерда   Башкортстанның Уфа районында урнашкан тимер юл полотносында  шартлау оештырырга дигән бирем алган. Җинаятьчел ниятен тормышка ашырып, гаепләнүче тимер юл полотносына зыян китерүче һәм 22 вагонның рельслардан чыгуына сәбәпе булган шартлау оештырган”, – диләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Киров район суды карары белән тикшерүченең үтенече канәгатьләндерелгән. Гаепләнүчене  2 айга сак астына алганнар.

3 ноябрь төнендә,   Иглин - Дим юлы участогында күмер төялгән  22 вагонның рельслардан чыгуы турында язган идек.  Вакыйга нәтиҗәсендә  юл буендагы электр баганалары, элемтә челтәре һәм тимер юл  зыян күрде. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: