Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
7 ноябрь , 11:00

Тимер юлда шартлау теркәлде

Шартлау тавышын Уфада да, якын-тирә авылларда да күпләр ишеткән.

Күптән түгел генә, 3 ноябрь төнендә,   Иглин - Дим юлы участогында күмер төялгән  22 вагон рельслардан чыккан иде. Аларның күбесе ауган иде. Вакыйга нәтиҗәсендә  юл буендагы электр баганалары, элемтә челтәре һәм тимер юл  зыян күрде.

Шартлаткыч җайланма вагоннарның люгы астындагы сырт балкасына куелган булган. Экспертиза шартлату өчен бризант шартлаткыч матдә кулланылуын күрсәткән (бу шартлаткыч матдәләр бризант тәэсире буенча нормаль  куәтле шартлаткыч матдәләрдән калышалар, ләкин эш сәләте (фугаслыгы) буенча аларга тиң. – Авт.)

Ике көннән соң махсус хезмәтләр хезмәткәрләре шикләнелүчене тоткарлаган. Ул – Ставрополье краенда яшәүче 31 яшьлек Иван И. “Диверсия” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

Чыганак: Baza  Телеграм-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: