-4 °С
Болытлы
Уфаның Цюрупа урамында урамында буш шампан шәрабы шешәсе белән автобус тәрәзәсен ваткан исерек студент кызларга карата җинаять эше кузгатылган.
Бу хакта без язган идек. Башта административ хокук бозу турында эш кузгатылган булган, әмма вакыйганы җентекләп ачыклау барышында "Хулиганлык" маддәсе буенча җинаять эше кузгату турында карар кабул иткәннәр. Автобус тәрәзәләрен ватарга яратучыларга җиде елга кадәр колония янарга мөмкин.
Чыганак: "Честно говоря" Телеграм-каналы.