Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
3 октябрь , 11:47

Көнгерәләр карагын тотканнар

Җәнлекләрнең берсе үлгән...

Зоопарклардан көнгерәләр югалу турында без язган идек. Җәнлекләр карагын  тоткарлаганнар. Ул үтә кыска буйлы (карлик) ир-егет булып чыккан. Оперативниклар аның фотороботын төзеп таратканнар иде. Карак көнгерәләрнең берсен  Мәскәүдә сатып өлгергән.

SHOT Телеграм-каналы мәгълүматы буенча, җәнлекләр карагын Ярославль полицейскийлары  Владимир өлкәсендә тоткарлаган. Аны шунда ук сорау алуга алып киткәннәр. Ир-ат үтә кечкенә буйлы булганга күрә тәүдә аны бала дип уйлаганнар. Әмма җинаятьчене махсус хезмәтләр табарга ярдәм иткән – ике җинаять урыны районында  да бер үк телефон номер теркәлгән.

Карликның кулындагы сумкасы эчендә  ике көнгерә булган, берсе инде үлгән. Икенче көнгерәне ул  “коллега”сыннан сирәк токымлы маймылга алмаштырырга теләгән, әмма җәнлекне Ярославль зоопаркына кайтарачаклар. 

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: