Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
1 октябрь , 23:27

Көнгерәләрне кем һәм нигә урлаган?

Сәер хәлләр...

SHOT Телеграм-каналы.
Фото:SHOT Телеграм-каналы.

Русиядә билгесез адәм көнгерәләрне урлаган. Өч көн эчендә зоопарклардан өч көнгерә югалган. 27 сентябрьдә Ярославль зоопаркы вольерыннан Крош кушаматлы көнгерәне урлаганнар. Билгесез караклар төнлә эш иткән.  Икенче көнне зоопарк хезмәткәрләре территория коймасына сөялгән баскычка тап булган. Өч көннән соң  Калуганың “Воробьи” паркыннан  кемнәрдер ике 6 айлык көнгерә баласын урлаганнар. Бу юлы караклар территориягә тимер койманы кисеп кергән. Көнгерәләр кышын туган, май аенда ана көнгерәнең сумкасыннан чыга башлаган.

Тикшерү версиясе буенча, көнгерәләрне урлау очраклары үзара бәйле булырга мөмкин. Кайсыбер фикерләр буенча, безнең табигать өчен  ят җәнлекләрне  шәхси зоопарк өчен урлаулары ихтимал. Ике очракта да караклык очраклары буенча җинаять эшләре кузгатылган. Шикләнелүчеләрне һәм көнгерәләрне эзлиләр.

Соңрак көнгерәләрне урлауда шикләнелгән адәмнең фотороботын бастырып чыгардылар. Бу ир-атны җәнлекләр югалыр алдыннан Калугада һәм Ярославльдә күргәннәр. SHOT Телеграм-каналы  хәбәре буенча,  Калугада җәнлекләрнең югалуыннан күрелгән зыян  400 мең сумнан бәяләнә. Аннары, нәни көнгерәләрне дөрес тәрбияләмәү аларның үлеменә китерергә мөмкин, диләр белгечләр.

Кошлар паркы җитәкчесе Андрей Ткаченко сөйләвенчә, урланган көнгерәләр төре “җирән-соры валаби” дип атала. Ул җәнлекләрне хайваннар базары кытлыгы һәм көнгерәгә ихтыяҗ зур булу аркасында урларга мөмкиннәр дип фаразлый. Ткаченко сүзләренчә, Европадан хәзер Русия зоопаркларына аларны кайтармыйлар диярлек, шуңа күрә күпләр сумкалы җәнлекләрне эзли.

Урланган көнгерәләрнең һәлак булу хәвефе зур, ди Ткаченко. “Әгәр дә кеше җәнлекләр белән эш итмәгән икән, аның аларны үстерә алуы шикле. Чөнки көнгерә балалары бәләкәй, алар  ана сөте имгән. Ягъни аларны сөт имезеп туендырырга кирәк. Шуңа күрә каракларның тәҗрибәләре булмаса, җәнлекләр исән кала алмас”.

Аналары сумкаларыннан яңарак кына чыга башлаган көнгерәләрнең җенесе бигеләнмәгән булган. Әлеге вакытта “Воробьи” кошлар паркында җиде көнгерә калган. 

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

Көнгерәләрне кем һәм нигә урлаган?
Көнгерәләрне кем һәм нигә урлаган?
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: