Нефтекаманың Җиңү скверында БТРга йомышларын йомышлаган үсмерләр, гафу үтенеп, видео төшергән.
Дамир белән Әмир кайнар нокталарда һәлак булганнар истәлегенә куелган мемориал элементын мәсхрәләүләренә үкенүләрен белдергән. Бу оятсыз гамәлне хулиганлык ниятләреннән кылдык, диләр малайлар. Үсмерләрнең "пес" итүләрен дус кызлары төшереп торган. Видеоны ул үзенең шәхси каналында бастырган. Социаль челтәрләргә видео ничек таралгандыр, билгесез...
Бу вакыйгада иң кызганычы, миңа калса шул – үсмерләрнең берсе бхгенге көндә СВОдагы әтисеннән оятсыз гамәле өчен гафу үтенә.
Нефтекама районара суды бу очракка карата “Русиянең Хәрби дан символларын мәсхәрәләү, Ватанны саклаучылар истәлеген хурлау" маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Хәбәр астында төрле комментарийлар да бар:
"Текстны адвокатлары яздымы икән? Тормышта үсмерләр шулай сөйләшми бит инде",
"Әлбәттә, адвокатлары киңәш иткән",
"Әйе, имеш, үкенәләр...",
"Күңелсез хәл. Мондый гафу үтенүләрдән ни файда?",
"Алар үкенми дә, видео таралганга гына эчләре поша",
"Мыжып утырганнарын караганчы шул БТРны юганнарын карар идем әле".
Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы.