Нефтекамада үсмерләргә ни сәбәпле кайнар нокталарда һәлак булганнарга багышлап куелган мемориал янындагы БТРга пес итүләрен тикшерүчеләргә аңлатырга туры киләчәк. Русия Тикшерү комитетының БР буенча идарәсендә белдерүләренчә, Нефтекама районара суды бу очракка карата “Русиянең Хәрби дан символларын мәсхәрәләү, Ватанны саклаучылар истәлеген хурлау" маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
"Нефтекамадагы Җиңү скверында ике яшь егет анда урнашкан сугышчан Дан мемориалы элементына караган күргәзмә бронетранспортерын мәсхәрә иткән видеоязма ачыкланган. Җинаять кылганнарны, шулай ук аны кылуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны ачыклау максатыннан тикшерү-оператив чаралар комплексы оештырылды”, — диләр ведомствода.
Чыганак: bashinform.ru