Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
22 август 2024, 11:15

Чит илдә югалган якташыбызны үтергәннәр

Зәлия Шәмигуловага пычак кадаганнар. 

SHOT Telegram-каналы.
Фото:SHOT Telegram-каналы. 

Бүген генә Маврикий утравында Чиләбе педагогы югалуын язган идек.  Һәм менә соңгы хәбәр: аны вәхшиләрчә үтергәннәр. Зәлия Шәмигуловага пычак белән күпсанлы яралар салганнар. Үтерүдә шикләнелеп җирле ир-ат тоткарланган.

29 яшьлек Зәлия Шәмигулова утрауда 17 август көнне югалган. Ул дуслашып йөргән ир белән Кюрпип шәһәренә киткән булган. Ирнең машинасына утырып киткәннән бирле аны беркем күрмәгән.

Яшь хатынның туганнары чаң кага башлагач, ул ирне полиция бүлегенә алып киткәннәр. Әмма ир  барысын да  турист хатынны Кюрпип шәһәрендә төшереп калдырдым да башка күрмәдем, дип ышандырган. Кичә Зәлия Шәмигулованың гәүдәсен полиция рейды вакытында Вакаоа-Феникс шәһәрендә тапканнар. Гәүдәсе Ля-Мари районында күмелгән булган. Шикләнелүче ир беренче күрсәтмәләрен биргән.

Зәлия Башкортстанда туып-үскән, соңгы елларда ул Чиләбе университетында укыткан һәм читтән торып карьера консультанты булып эшләгән. Маврикийга ул ахирәте белән  җәй башында килгән һәм уку елы башланыр алдыннан Русиягә кайтырга тиеш булган. 

P.S. Җирле полициядә тоткарланган ир-атның шәхесен ачыклаганнар. Ул Маврикий республикасының Катр-Борн шәһәрендә яшәүче Пурявирсингх исемле компьютер инженеры. Сорау алганда ул Зәлияне күптән белүе хакында һәм  хәтта аңа өйләнергә җыенганлыгын сөйләгән. Ир-ат сүзләренчә, ул яшь хатынның хыянәте турында белгән һәм талашканда аны чәнчеп үтергән. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: