Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
22 август , 10:07

Чит илдә ял иткәндә Учалы кызы югалган

Кызны урлаганнар, дип шикләнәләр. 

"Моя Уфа" Телеграм-каналы.
Фото:"Моя Уфа" Телеграм-каналы.

Маврикий утравында ял иткәндә Учалыда туып-үскән, Чиләбедә укытучы булып эшләүче  29 яшьлек Зәлия Шәмигулова югалган. Бу хакта Baza Телеграм-каналы хәбәр итә. 17 август иртәсендә Зәлия Маврикийдагы дус егете белән йөрештерергә дип чыккан һәм 3 сәгатьтән кайтырга тиеш булган. Әмма ул әйләнеп кайтмаган, аның телефоны исә элемтәгә чыкмый башлаган.

Зәлиянең югалуы турында җирле полициягә һәм РФ илчелегенә икенче көнне Зәлиянең дус кызы хәбәр иткән. Кызганычка, әлегә эзләүләр бер нәтиҗә дә бирмәгән. Зәлиянең якыннары сүзләренчә, кызның андагы танышлары үзләрен сәер тота, ә полиция тикшерү барышы турында хәбәр итми. Кызны урлаганнардыр, дип шикләнәләр аны белүчеләр. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: