Барлык яңалыклар

17 яшьлек кызны таптап үтергән егеткә өй аресты билгеләгәннәр

Һәлак булган кызның туганнары җинаятьче егет җаваплылыктан качып котылыр дип курка...

Русия Тикшерү комитетның  БР буенча идарәсеннән.
Фото:Русия Тикшерү комитетның БР буенча идарәсеннән.

16 июльдә төнге сәгать уникеләр тирәсендә  16 яшьлек егет мотоциклда дүрт җәяүлене бәрдерүе турында язган идек.

Motoland XR 250 мотоциклы  руле артында “права”сы булмаган  16 яшьлек үсмер егет  Дарьино авылының Үзәк урамы буйлап китеп барган 4 җәяүлене бәрдергән. 17 яшьлек кыз медицина учреждениесендә вафат булган. Ике җәяүле – 20  яшьлек егет, 20  яшьлек хатын һәм аның дүрт айлык баласын дәваханәгә  озатканнар.

Шушы көннәрдә әлеге 16 яшьлек үсмергә юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм транспорт чаралары эксплуатациясен бозу нәтиҗәсендә саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү маддәсе  буенча гаепләү белдерелгән. Бу хакта Башкортстан  буенча Тикшерү комитетында хәбәр итәләр.

Тикшерү органнары егетне сак астына утыртуны сорасалар да, тикшерү вакыты дәвамында суд чикләү чарасы рәвешендә өй арестын сайлаган.

РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга җинаять эшен тикшерү турында доклад тибәрелгән, тикшерү барышы ведомствоның үзәк аппаратында контрольгә куелган.

Моңа кадәр социаль челтәрләрдә  һәлак булган кызның туганнарының җинаятьче егет җаваплылыктан качып котылырга охшаган дигән шөбһәле хәбәрләре таралган иде.

Уйлап карасаң, водитель таныклыгы булмыйча кешене таптап үтергән өчен өй аресты гына билгеләү гадел түгел кебек...

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: