Барлык яңалыклар

16 яшьлек егет мотоциклда өч кешене бәрдергән

Төнге сәгать уникедә матайда нишләп йөргән ул? Әти-әнисе кая караган?

16 яшьлек егет мотоциклда өч кешене бәрдергән
16 яшьлек егет мотоциклда өч кешене бәрдергән

 Башкортстанда 16 яшьлек егет мотоциклда өч җәяүлене бәрдергән. Бу хәл аянычлы тәмамланган – 17  яшьлек кыз һәлак булган.

   Хәзер дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Мәләвез  районында һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр белән  бәйле юл-транспорт һәлакәтенең шартларын ачыклый.

    Хәбәр итүләренчә,  кичә кич Motoland XR 250 мотоциклы  руле артында булган 16 яшьлек үсмер егет  Дарьино авылының Үзәк урамы буйлап китеп барган өч җәяүлене бәрдергән. 17 яшьлек кыз медицина учреждениесендә вафат булган. Ике җәяүле – 20  яшьлек егет һәм коляскадагы  дүрт айлык сабый бала, шулай ук мотоцикл йөртүче үзе  дәваханәгә  китерелгән.

   Прокуратура үлемгә китергән авария факты буенча тикшерү башлаган.  Бу хәл төнге сәгать уникенчедә булган.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: