Барлык яңалыклар

Севастопольдә пляжда кичә ракета шартлады

Бик кызганыч...

SHOT Telegram-каналы
Фото:SHOT Telegram-каналы

ВСУ ракетасы Севастопольнең Учкуевск пляжына төшеп шартлаган. 4 кеше һәлак булды. Ракета һөҗүмендә АКШны гаепләделәр.

Кичә көндез ракетага каршы һава оборонасы чаралары Севастополь яр буе өстендә күк йөзендә Америка җитештергән 5 АТАСМS ракетасын бәреп төшерде.  Ракеталарның берсе очыш тракеториясеннән читкә тайпылган һәм шәһәр өстендә шартлаган. Снаряд кыйпылчыклары яр буе зонасында – шул исәптә  Учкуевка һәм Любимовка  районнарында – кешеләрнең яраткан ял итү  урыннарына, халык тулы пляжларга төшкән. Өч бала һәм ике өлкән яшьтәге кеше һәлак булган, 151 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Шулар арасында - 27 бала. 

19 - шәхси, 2 күп фатирлы йортка, бер кибеткә, 24 машинага, электр линияләренә һәм газ торбасына зыян килгән. 40 фатир һәм бакчачылык ширкәтләрендәге 54 шәхси йорт газсы калган. 

Оборона министрлыгы һөҗүмдә АКШны гаепләде һәм җавапсыз калмаячакбыз, дип вәгъдә бирде. Бүген – 24 июнь көнне –  Севастополь һәм Кырымда матәм көне игълан ителде.

“Дошман көтмәгәндә һөҗүм ясады, тыныч халык эштән кайтканда, гаиләләр балалар белән диңгездә ял иткәндә", — дип билгеләп үтте  губернатор Развожаев.  Шәһәрнең православие динен тотучылар изге Троица чиркәү бәйрәмен билгеләп үттеләр, дип  өстәде ул.

 Беренчел мәгълүматлар буенча, пляж өстендә кассета снарядының суббоеприпасы шартлаган булуы ихтимал. Моны раслап, видеода күп санлы шартлаулар ишетелә.

Севастополь халкы һәм туристлар ракета һөҗүме вакытында бер-берсенә пляжга очучы ярчыклардан  качарга ярдәм итәләр. Кешеләр паникага бирелеп, гадәттән тыш хәлләр зонасыннан качканнар, әмма күпләр зыян күрүчеләрне ашыгыч ярдәм машиналары барган парковкага якынрак озатырга ярдәм иткәннәр. Ял итүчеләр әйтүенчә, кемдер кешеләр яшеренсен өчен подвалларны ачкан. Яраланган, әмма кешеләрне куркынычсыз урынга алып чыгуын дәвам иткән бер кеше турында  вакыйганың шаһиты Дарья сөйләгән.

“Барысын да озатып, кая качарга икәнен күрсәткән яшь коткаручы алдында баш иям! Аның башына ярчык эләккән иде, моңа карамастан, башы канга баткан килеш ул үз бурычларын үтәвен дәвам итте! Син – герой!” – ди ул.

Кичә Дагыстанда коточкыч терактлар теркәлде. 23 июнь Русия тарихына тагын бер кара көн булып кереп калыр...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: