Барлык яңалыклар

Дагыстандагы терактлар нәтиҗәсендә 15 полицейский һәлак булган

Русия тарихында кичә тагын бер кара көн булды...

Shot Telegram-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:Shot Telegram-каналы видеосыннан скриншот.

Кичә, 23 июнь көнне, Махачкала белән Дербент шәһәрләрендә җирле вакыт буенча 19.30 сәгатьтә билгесез адәмнәр синагогага ут төрткән һәм 2 чиркәүгә, юл-патруль постына коралланган һөҗүм оештырган. 

Теракт нәтиҗәсендә соңгы  мәгълүматлар буенча 15 полицейский  һәлак булган, көч структураларының тагын 37 хезмәткәре яраланган. 

Төбәк җитәкчесе Сергей Меликов сүзләренчә, контртеррористик операция барышында 6 боевикны юк иткәннәр.

Һөҗүм итүчеләрнең икесе Дагыстанның Сергокалы районы башлыгы Магомед Омаровның уллары - Адил һәм Осман - икәнлеге ачыкланган. 

Дербент шәһәрендә чиркәүгә һөҗүм вакытында 66 яшьлек руханины һәм гыйбадәтханә  сакчысын үтергәннәр. Махачкаладагы чиркәүдә - сакчыны. 

Дагыстан буенча контртеррористик операция игълан ителде. Соңрак КТОның актив фазасы тәмамланды, дип язып чыктылар.

Һөҗүмнәр урынында корал һәм боеприпаслар табылган.

Махачкалада чиркәүдә атыш вакытында яшеренеп калган 19 кеше коткарылган. Алар белән психологлар эшли.

Махачкаладан чыгу юллары ябык. Террористларның җинаятьтәшләре шәһәрдән китәргә мөмкин, дип шикләнәләр, Эчке эшләр министрлыгында. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: