Барлык яңалыклар

Автобуста канкоеш оештырган ир һаман качып йөри

Аны эзләүгә игълан иткәннәр. 

Видеодан скриншот.
Фото:Видеодан скриншот.

Русиянең Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин ведомствоның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Александр Архангельскийга Уфада җәмәгать транспортында теркәлгән вакыйга нечкәлекләре турында доклад әзерләргә боерды.

Исегезгә төшерәбез,  шушы көннәрдә 110с маршруты буенча хәрәкәт иткән автобуста  бер пассажир, икенче пассажир белән сүзгә килеп, аның аягына пычак кадаган һәм автобус туктау белән салоннан чыгып качкан. Ахырда домофон камерасы алдында бу хәл турында телефоннан кемгәдер сөйләгәннән соң җинаятьнең сәбәбе ачыкланды. Пычак кадаган ир автбус салонында кычкырып телефоннан сөйләшкән, ә икенче пассажир аңа кисәтү ясаган, “болан” дип атаган. Моны күтәрә алмаган ир, җене котырып, салкын коралга үрелгән.

Яраланган ирне ашыгыч ярдәм машинасы дәваханәгә алып киткән. Әйткәндәй, пычак кадаучының шәхесе ачыкланса да, аны әле тапмаганнар. 

Без бу хакта язган идек. 

Кая карама – кан: маршрут автобусында бер ир пассажирга пычак кадаган. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: